Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратты

30 июнь 2022 ел 16:03
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратты

Корбан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны сөендерде. Бүген, изге Зөлхиҗҗә аеның 1нче көнендә (30нчы июньдә), 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй бар.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан бәрән сатып алырга һәм итне аз керемлеләргә – тулысы белән яки үзенә 1/3 өлешен (теләк буенча) калдырып тапшырырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала. Моңа сату-алудан башлап итне мохтаҗларга өләшүгә кадәр булган эшләр керә. Шулай ук “Зәкят” фондында корбан чалу тәртибе буенча әзерлекле белгечләр белән киңәшләшергә һәм корбан чалуны күзәтчелектә тотучы, корбанлыклар белән тәэмин итүчеләрнең тәкъдимнәрен ишетергә мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

- Бәрәннең бәясе – 11500 сум (бөтен хезмәтләр дә шушы бәягә кергән).

- Язылу өчен телефон 89274730729 (Ватсапта корбанның кем исеменә чалынуын, үзегезгә 1/3 өлешен алу-алмавыгызны язарга кирәк).

- 4276 6200 4378 2170 санлы Саклык банкы картасы (Гюзелия Галимзяновна В.)

- Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана