РИИ һәм КИУда чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшырылды

30 июнь 2022 ел 15:05
РИИ һәм КИУда чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 1нче көнендә (30нчы июньдә), Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Югары уку йортын тәмамлау турында барлыгы 128 шәкерт РИИ һәм 93 чыгарылыш укучысы КИУ дипломнарын алды.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин шәкертләрне диплом алулары белән тәбрикләде һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады.

– Тормыш бик тиз уза, һәм без Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәрберебезгә күпме гомер бирелгәнен белмибез. Шуңа күрә бу гомеребезне лаеклы яшәргә, биредә алган белемнәребезне тормышта кулланырга һәм аны халыкка ирештерергә кирәк. Безнең өчен Россиянең 45 төбәгеннән килгән студентларның белем алуы, кая гына барсак та, дини өлкәдә безнең чыгарылыш шәкертләрен очратуыбыз безнең өчен зур куаныч, – дип билгеләп үтте Рәфыйк хәзрәт.

Шулай ук чыгарылыш шәкертләрен Россия ислам институтының теология факультеты деканы Габдулла хәзрәт Шәңгәрәев һәм Казан ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рәфыйк хәзрәт Йосыпов сәламләде.

Әлеге чарада мөхтәрәм кунак сыйфатында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты. Ул РИИ һәм КИУ җитәкчелегенә Россия ислам мәгарифен үстерү юлында күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана