Казаннан мөфти Камил хәзрәт белән бергә соңгы төркем хаҗилар кузгалып китте

01 июль 2022 ел 11:54
Казаннан мөфти Камил хәзрәт белән бергә соңгы төркем хаҗилар кузгалып китте

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 2нче көнендә (1нче июльдә), Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 119 хаҗи Казан – Истанбул (очкыч), Истанбул – Мәдинә (очкыч), Мәдинә – Мәккә (автобус) шәһәрләре аша изге җирләргә барып җитәчәк. Әлеге төркемнең туган җирләргә кайту юлы шулай ук аерылып тора: Җиддә – Истанбул – Казан маршруты буенча. Алар Казанга беренче хаҗилар булып 18-19нчы июль көннәрендә кайтып җитәчәкләр.

Изге җомга көнендә кузгалып киткән төркемнәр танылган хәзрәтләребез белән тулыланды. Хаҗ сәфәренә кузгалучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, шулай РИИ һәм “Мөхәммәдия” мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бар.

Олы сәфәргә кузгалыр алдыннан хаҗиларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул хаҗ кылуның фазыйләтләренә, хаҗ кылу өчен бирелә торган савапларга тукталды, күпләгән хәдисләр китерде. Ул үзенең чыгышында Пәйгамбәребез ﷺ дә Мәдинәдән хаҗ кылганда Зулхуләйфәдән чыгып, Мәккәгә Зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә керүен әйтеп узды. Быелгы әлеге соңгы төркем хаҗилар да Пәйгамбәребез ﷺ һәм сәхабәләр сыман бер үк көндә Мәккәгә аяк басачак, дип билгеләп үтте мөфти. Аннары ул хәдискә тукталды: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, талашмаса, гөнаһ кылмаса, анадан туган сыман чип-чиста, гөнаһсыз килеш өенә кайтыр”. Хаҗның фазыйләтләре турында сәфәр дәвамында дин әһелләре һәм хафизлар вәгазьләр һәм дәресләр алып барачак. Вәгазьләрнең темасы килгәндә, алар хаҗ кылу мәсьәләләренә кагылышлы булачак. Дини яктан хаҗ гамәлләрен ничек дөрес башкару, хаҗ тәртипләре һәм догалары, тәваф кылганда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә үз-үзеңне тоту, Аллаһ каршында тәүбә-истигъфар, дога кылу, зикер, хаҗның фазыйләтләре һ.б. тәфсилләп аңлатылачак.

Соңгы төркемне озатып, Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Раббыбыздан хаҗ гыйбадәтен үтәүдә җиңеллекләр, уңышлы сәфәрләр һәм исән-имин туган җирләргә кайтуны сорап дога кылды. Аннары барлык хаҗилар да теркәлү узып, 11.30 сәгатьтә очкыч белән кузгалып китте. Хаҗиларның Казанга әйләнеп кайтып җитү вакыты – 18 июль, 23.25 сәгатьтә.

Соңгы өч төркем хаҗилар Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм Казанның “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкчелегендә хаҗ кылачак. Төркем җитәкчеләре хаҗ һәм гомрә кылу гамәлләрен белүдә зур тәҗрибәгә ия булулары, гарәп телен, шәригать фәннәрен, Мәккә вә Мәдинә җирлекләрен яхшы белүләре буенча аерылып тора. Мисал өчен, Инсаф хәзрәт Ибәтуллин 2014 елдан хаҗ һәм гомрә сәфәрләрендә төркем җитәкчесе булып хезмәт итте...

Татарстанның башка төркем хаҗиларыннан аермалы буларак, 1нче июльдә сәфәргә кузгалучылар Мәдинә шәһәрендә – ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ихрамга кергән урында – Зулхуләйфә дигән микатта ихрамга керәчәк. Мәдинәдә өч көн булганнан соң, хаҗилар 4нче июльдә Мәккәгә юл тотачак.

Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗилар өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребез ﷺ һәм динебез белән бәйле булган урыннарга – Мәдинәдә Өһед, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннарга бару, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете һәм аның янындагы истәлекле урыннар: тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән таныштыру, Пәйгамбәребез ﷺ каберенә сәлам бирү булачак. Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете белән таныштыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Минага экскурсияләр оештырылачак, Нур тавы, Хира куышлыгына менү каралган, Сәүр тау куышлыгы белән таныштырып китү булачак. 

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре булачак хаҗилар өчен сәфәргә чыгар алдыннан онлайн һәм офлайн форматларда күп тапкырлар әзерлек очрашулары, дәресләр үткәрде. Биредә аларга чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләре төшендерелде, киенү, туклану, көндәлек режим буенча киңәшләр, сорауларга җавап бирелде. Аралашу Zoom-форматында, WhatsApp, Telegram-да алып барыла.

Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Бүгенге көндә кухакханәдә, Мина, Гарәфә үзәнлекләрендә ашау-эчү мәсьәләләре тулысынча хәл ителгән. Сәфәр дәвамында, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан ашлары, мәҗлесләр үткәреләчәк. Күпчелек вәгазьләрне, аралашу-элемтәне татар телендә алып бару ниятләнә.

Хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышы кысаларында куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә килеп чыкты: мәйданчыкларның берсендә Президент Согуд Гарәбстаны хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат белән очрашу вакытында Россия мөселманнары өчен быел гомрә һәм хаҗ кылу мөмкинлекләрен ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, мәсьәлә уңай хәл ителде. «Спутник V» вакцинасын Согуд Гарәбстанында таныдылар һәм «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гомрә кылу, ә аннары хаҗ кылу мөмкинлеген дә бирделәр. 2022 елның хаҗ сезонында Россия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелде, шуларның 810 урыны – Татарстан Диния Нәзарәте өчен.

Быелгы хаҗ сезонының үзенчәлекләрен Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы билгеләде – аның тарафыннан таләпләр куелды: хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел; 10 еллык биометрик чит ил паспорты булу, аның 6 айга кадәр срогы чыкмаска тиеш булу; коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасы ясатылган булу, сәфәргә чыгу алдыннан ПЦР-тест тапшыру. 

Исегезгә төшерәбез, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. (Хаҗ операторларының тулы исемлеге белән «Хадж-миссия России» сайтында танышырга мөмкин.)

“ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиларга барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана