Мәдинәдән Мәккәгә Татарстан хаҗиларының соңгы төркемнәре кузгалды

04 июль 2022 ел 12:06
Мәдинәдән Мәккәгә Татарстан хаҗиларының соңгы төркемнәре кузгалды

Бүген иртән, Мәдинәдә ике көн булганнан соң, Мәккә шәһәренә Татарстан хаҗиларының соңгы өч төркеме юлга чыкты – алар 1нче июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Казаннан очкычка утырып киткән иде. Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстаннан киткән 810 хаҗиның барысы да тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм табиблар белән бергә изге Мәккә җирләренә килеп, хаҗ кылырга әзерләнә.

Мәдинәдә алар шәһәрнең истәлекле урыннарында, шул исәптән Өһед тавында һәм Ике кыйбла мәчетендә, Пәйгамбәр ﷺ сәхабәләре һәм туганнары җирләнгән борынгы “Әл-Бакый” зиратында, дин кардәшләребез тарафыннан дөньяда иң яхшы урыннарның берсе дип саналган “Рауза”да, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ каберен зиярәт кылдылар һәм буш вакытларын Пәйгамбәр ﷺ мәчетендә (Әл-Мәсҗид ән-Нәбави) гыйбадәт кылып, намаз укып үткәрделәр.

Мәдинәдән Мәккәгә юлда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ихрамга кергән урында – Зулхуләйфә дигән микатта Татарстан хаҗилары ихрамга керде. Мәккәдә хаҗилар барлык уңайлыклар тудырылган кунакханәләргә урнашачак. Кич белән ястү намазыннан соң алар кече хаҗ – гомрә кылачаклар. Бу гыйбадәтне башкару өчен алар төркем җитәкчеләре белән Әл-Хәрәм мәчетенә барачак һәм кече хаҗ гамәлләрен башкарачак: тәваф (Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнү), сәгый (Сафа һәм Мәрваны үтү), ир-атлар чәчләрен алдырачак һәм ихрамнан чыгачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана