Марат Әхмәтов Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге эшчәнлеген югары бәяләде

02 июль 2022 ел 15:13
Марат Әхмәтов Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге эшчәнлеген югары бәяләде

Зөлхиҗҗә аеның 2нче көнендә (1нче июльдә), Норлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе булып китте. Әлеге комиссиянең рәисе Марат Әхмәтов, Норлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, шулай ук унга якын район башлыклары Тәгълим үзәге эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Норлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов кунакларга әлеге үзәктә оештырылучы мәчет каршындагы курслар, туган телгә һәм милли мираска мәхәббәт тәрбияләү, балалар өчен логопед белән бергәлектә дәресләр оештыру, татар телендә белем бирү тәҗрибәсе турында сөйләде. Мөхтәсибәтнең уңышларын бәяләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгенә интерактив такта алу өчен сертификат бүләк итте.

Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар телен һәм татар милли үзенчәлекләрне саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортлары эшчәнлеге татар телендә алып барыла, татар телле мохит булдыру һәм туган телне саклау буенча башлангычлар тормышка ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана