Татарстан хаҗилары Гарәфә үзәнлегенә килде

08 июль 2022 ел 11:24
Татарстан хаҗилары Гарәфә үзәнлегенә килде

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Корбан бәйрәме алдыннан, иртәнге намазны укыганнан соң, Татарстан хаҗилары автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юнәлде. Биредә алар Раббыбызга гыйбадәттә булып һәм Аны зикер итеп, күз яшьләре белән догалар кылып, гөнаһларны гафу кылуын сорап, шулай ук бу дөньяда һәм Ахирәт тормышында Аллаһның рәхмәтенә ирешүне сорап ялварачак.

Гарәфәттә булу хаҗның иң төп гамәлләренең берсе.

Бүген кояш баеганнан соң, хаҗилар төркем-төркем булып Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк. Хаҗилар су, ланч-бокс белән тәэмин ителгән, аларны табиблар озата йөри.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана