Хаҗда Корбан бәйрәме: Татарстаннан 810 хаҗи төп йолаларны үти

09 июль 2022 ел 10:52
Хаҗда Корбан бәйрәме: Татарстаннан 810 хаҗи төп йолаларны үти

Бүген Татарстан хаҗилары Мөздәлифә үзәнлегендә ачык һавада кунды - монда палаткалар юк. Бирегә алар Гарәфә үзәнлегеннән үзләре белән иң кирәкле әйберләрне генә алып килделәр. Мөздәлифә үзәнлегендә хаҗилар, Корбан бәйрәменә каршы төндә, кичке шәфәкъ югалганнан соң, ахшам һәм ястү намазларын берләштереп, кыскартып укыды. Аннары төркем җитәкчеләре ланч-бокслар таратты. 

Мөздәлифәдә булганда, хаҗилар, Җәмәратка атар өчен, борчак кадәрле вак ташлар җыйды. Беренче көнне Җәмәрат кубрага - җиде тапкыр,  икенче һәм өченче көннәрдә 3 баганага да таш аталар. 

Хаҗилар ачык һавада үзләре  өчен билгеләнгән секторларда кундылар. Иртәнге намаздан соң алар гөнаһларын ярлыкауны сорап дога кылды, кояш баеганчы, яңадан Мина үзәнлегенә юнәлде. Мөздәлифә белән Мина арасындагы ераклык -  2-3 км чамасы. 

Шуннан соң хаҗилар чираттагы йоланы үтәде – шайтанны гәүдәләндерүче зур багана – Җәмәратка ташлар атты.

Әлеге йоланы кылганнан соң, хаҗилар өйлә намазына кире Минага кайтачак. Палаткаларга кайтып урнашу белән, төркем җитәкчеләренә корбан чалу турында хәбәр итәчәкләр. Һәр хаҗи исеменнән хайван чалу белән махсус фирмалар шөгыльләнә.

Корбан чалу хакындагы хәбәрне ишеткәч, хаҗиләр чәчләрен кыскарта, ихрам халәтеннән чыга һәм гадәти киемнәрен кия. 

Моннан тыш, бүген төнлә хаҗилар «Әл-Харам» мәчетенә барып, Кәгъбәне билгеле бер тәртип буенча әйләнеп, Сафа һәм Мәрвә таулары арасындагы юлны узачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана