Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

11 июль 2022 ел 11:09
Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

Шушы көннәрдә «Россия – 24» телеканалы режиссер Станислав Назаровның тарихи вакыйга – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә багышланган «922 по Булгару» документаль фильмын тәкъдим итте. Фильм шулай ук Ютуб каналында трансляцияләнә.

Бу фильм – кешеләр гасырлар буена саклап килгән кыйммәтләр турында. Бүген Россиядәге Ислам нинди ул – илебездәге миллионлаган мөселманнар ничек яши? Фильмда Исламдагы тормыш дин белгечләре, тарихчылар, эшкуарлар, спортчылар белән бәйле тарихлар аша: аларның традицион кыйммәтләрне саклап калу омтылышы аша ачыла. Әлеге фильм –цивилизацияләр – яхшылык һәм явызлык, хакыйкать һәм ялган көрәше хакында. Без хәзерге заман чакыруларына каршы торырга әзерме? Тамашачылар «922 по Булгару» фильмын караганнан соң, бу сорауларга җавап таба алачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана