Татарстанлылар хаҗ йолаларын үтәүне тәмамлады

11 июль 2022 ел 16:05
Татарстанлылар хаҗ йолаларын үтәүне тәмамлады

Бүген, зөлҗиҗҗә аеның 12нче көнендә (11нче июльдә), Татарстаннан килгән хаҗилар, Мина үзәнлегендә торганда, Җәмәратка – шайтанны гәүдәләндергән өч баганага өченче тапкыр барып, таш атты. Шулай итеп, мөселманнар хаҗның барлык йолаларын үтәүне тәмамлады һәм Мәккәгә үзләре яшәгән кунакханәләргә исән-сау әйләнеп кайтты.

Мәккәгә кайткач, татарстанлыларга Кәгъбә тирәли саубуллашу тәвафын үтәргә кирәк. Моннан тыш, теләге булганнар өстәмә рәвештә гомрә кылырга, Мәккәнең истәлекле урыннарын зиярат итәргә мөмкин. Алар шулай ук тәваф кылыр һәм фарыз намазларын укыр өчен ​​әл-Хәрам мәчетенә бара, кунакханәләрдә имамнарның вәгазьләрен һәм дәресләрен тыңлый.

Хаҗ йолаларын үтәгәндә, тәүлек әйләнәсендә «ДУМ РТ Хаҗ»ның медпункты эшләде. Табибларга көненә 200ләп кеше мөрәҗәгать итте. Табиблар кирәкле дарулар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана