Истанбул клиникасында калган Татарстан хаҗиясенең хәле тотрыклы

20 июль 2022 ел 10:16
Истанбул клиникасында калган Татарстан хаҗиясенең хәле тотрыклы

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итте. Рейс вакытында аңа гомерен саклап калу өчен “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының хаҗиларын озата баручы Казан табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары очкыч Истанбул аэропортына төшү белән үк, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт самолетка ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны һәм пациентканы җирле клиникага озатуны оештырды.

Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атады. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш, хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәрү методикасы буенча дөрес карар кабул итте.

Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркиянең җирле табиблары тиз арада тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйттеләр.

Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.

Ул, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак әле.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана