Татарстан мөфтие коррупциягә каршы иҗтимагый форумда катнашты

21 июль 2022 ел 15:09
Татарстан мөфтие коррупциягә каршы иҗтимагый форумда катнашты

Бүген Казанда “Хакимият, җәмгыять һәм бизнес коррупциягә каршы. Практика һәм перспективалар” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров ярдәме белән узды.

Россиякүләм конференция эшендә хакимият органнары, җәмгыять һәм бизнес вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары һәм илебезнең 17 төбәгеннән җирле иҗтимагый палата вәкилләре, прокуратура органнары, Юстиция министрлыгы, Россия Тикшерү комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, җирле сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Россия югары уку йортлары ректорлары һәм укытучылары, Россиякүләм һәм төбәкара иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Чараны оештыручылар – «Иҗтимагый күзәтчелекнең милли комитеты” төбәкара иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре); Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы; Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе; «Россия офицерлары» оешмасы; коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советы.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов һәм башкалар катнашты.

“Иҗтимагый күзәтчелекнең милли комитеты” төбәкара оешмасы идарәсе рәисе, профессор, юридик фәннәр докторы Мансур Йосыпов үзенең чыгышында иҗтимагый күзәтчелек комитеты Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу юбилееннан читтә калмады һәм юбилей медален булдырды, дип билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, ул Татарстан Республикасының әлеге бүләккә лаеклы дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Аннары конференциянең пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам диненең ришвәтчелек күренешләренә мөнәсәбәте” темасына чыгыш ясады.

Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, һәр квартал саен мөфтият тарафыннан “Шура” журналы нәшер ителә һәм аның һәр санында 12 әзер вәгазь бирелә. “Ел саен ришвәтчелекнең зыяны турында вәгазь әзерләнә. Коръәндә һәм Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтендә ришвәтчелекнең начар, гөнаһлы гамәл булуы әйтелә”, – диде ул. Камил хәзрәт Коръәни Кәримдә бу гамәлнең катгый рәвештә тыелуы хакында мисаллар китерде. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бер-берегезнең малларын (риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган) нахак (юллар) белән ашамагыз. (Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын) Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез”. (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 188нче аять). “Димәк, Аллаһның китабында чит кешенең мал-мөлкәтен хокуксыз үзләштерү хәрәм һәм гөнаһлы санала. Дәүләт хезмәтендә эшләгән затларга ришвәт бирү дә – шул исәптә. Бу аятьтән күргәнебезчә, ришвәтчелек үзе яңа күренеш түгел, ул имансызлыкта, ялгышлык һәм томаналыкта яшәгән әүвәлге дәүләт һәм җәмгыятьләргә хас булган. Аллаһы Тәгалә безгә элекке халыклар арасында таралган ришвәт алу-бирү турында хәбәр итә һәм мөселманнарны охшаш хаталар кылудан кисәтә: “(Расүлем!) Алардан күбесенең (ялган кебек зур) гөнаһлар, золымнар һәм (аеруча) харам ашауларда ярышканнарын күрерсең. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләр никадәр яман!” (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 62нче аять), – дип әйтте мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана