Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

15 август 2022 ел 15:23
Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Кичә, Мөхәррәм аеның 16нчы көнендә (14нче августта), Арча районы Яңа Ашыт авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чараны хөрмәтләп, күпләгән кунаклар кайтты, районның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы җыелды. Гыйбадәт йорты мөхтәсибәттә 93нче булып үз ишекләрен ачты.

Күркәм вакыйгада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте, аларны кадерләү хакында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.

42 хуҗалыклы авылда яшәүчеләрнең яңа мәчет ачылу уңаеннан сөенечен шулай ук Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, Татарстанның төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Яңа Кенәр авыл җирлеге дин әһелләре, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр уртаклашты. Алар мәхәллә мәчетенең күп еллар дин үсешендә халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итүен, җирле халыкка берөзлексез рухи тәрбия, ислам гыйлеме бирүдә уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Киләчәктә әлеге мәчеттә Арча шәһәре Г.Тукай ис. рухи-мәгърифәт үзәге мөгаллимнәренең дәресләр алып баруы көтелә.

Яңа Ашыт авылында ачылган яңа мәчеткә Әлминә исеме бирелде. Әлминә Нигъмәтҗанова – шушы авылда 20 елдан артык абыстай булып хезмәт иткән, халыкка дин нигезләрен җиткергән шәхесләрнең берсе.

Яңа Ашыт мәчете ике ел эчендә авыл халкының һәм хәйриячеләрнең ярдәме белән сафка басты. Кырык кеше сыйдырылышлы гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән.

Мәчетнең имамы – Мәгърүф хәзрәт Рәүпов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана