Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

23 август 2022 ел 17:05
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, мөхәррәм аеның 25нче көнендә (23нче августта), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды.

Өч сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Нигездә, сораулар татар-мөселман традицияләрен саклау һәм Ислам инфраструктурасын үстерү, Казанның белем бирү учреждениеләрен хәләл ризык белән тәэмин итү, шулай ук дини белем алу белән бәйле иде.

Аерым алганда, психолог, РИИ мөгаллиме Гөлназ Галиева мөфтият белгечләре белән берлектә язылган “Как стать психологом для себя” китабын тәкъдим итте. Ул шулай ук мөфтигә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе тарафыннан имамнарның квалификациясен күтәрү курслары өчен программалар эшләнүе турында сөйләде.

Бүген мөфтидә шулай ук Башкортстаннан килгән егетләр – “Современный Ислам” мобиль кушымтасын эшләүчеләр – Реал Сабирьянов һәм Эмиль Казакбаев та булды. Татарстан мөфтие аларның идеясен хуплады һәм яшьләргә әлеге проектны эшләү буенча консультация бирү өчен белгечләр тәкъдим итте.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана