Нәзарәт һәм «Хозур» нәшрияты «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте ...” китабы буенча бәйге игълан итә. Төп приз – маунтинбайк!

02 сентябрь 2022 ел 10:59
Нәзарәт һәм «Хозур» нәшрияты «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте ...” китабы буенча бәйге игълан итә. Төп приз – маунтинбайк!

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте" китабы буена бәйге игълан итә. Багдад илчелеге җитәкчесе хәлиф Ибн Фадлан кулы белән язылган иншаның рус теленә тәрҗемәсе, һичшиксез, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык бестселлеры булырга хаклы. Шуңа күрә китапны халык арасында популярлаштыру өчен уздырыла торган конкурсның төп шарты – аны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдыру. Китапның эчтәлеген иң яхшы белүчеләр сайлап алу туры һәм финал нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Ике турда да катнашучылар китап турында тест рәвешендәге 50 сорауга җавап бирәчәк. Бәйгенең төп призы – тауда йөрүче велосипед. Икенче урын яулаучы робот-пылесос алачак, өченче урын өчен электр самокаты каралган. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларга китапны электрон версиядә уку мөмкинлеген тудыра. 

Конкурста, җенесенә һәм яшенә бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала. Бары тик https://clck.ru/sZXqv сылтамасы буенча теркәлү узарга һәм әсәрне укып чыгарга кирәк. 

Сайлап алу туры 17 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Финалга иң күп балл җыйган катнашучылар узачак. Финал 22 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана