Татарстан мөфтие Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты

08 сентябрь 2022 ел 14:02
Татарстан мөфтие Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 12 нче көнендә (8 нче сентябрь) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков, мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә узды. Анда катнашучылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казахстан илчелеге арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча үзара тәкъдимнәр белән алмаштылар.

Сөйләшү барышында Татарстан һәм Казахстанның кардәш халыклары арасында җылы дуслык багланышлары булуы ассызыкланды. Шулай ук дини белем бирү һәм мәгарифкә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән дини оешмалар өчен әзерлекле кадрлар хәзерләп чыгару, ислам инфраструктурасын үстерү турында да фикер алыштылар. Мөфти хәбәр иткәнчә, Казахстаннан бик күп шәкертләр Россия ислам институтында дистанцион укыйлар. Ул шулай ук, казах теленең татар теленә якын булуын искәртеп, казах шәкертләрен татар телендә белем бирүче «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга чакырды.

Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев Камил хәзрәт Сәмигуллинга җылы кабул итүе өчен рәхмәт әйтте.

Бүген очрашу истәлеге итеп мөфти хөрмәтле кунакка Коръәннең “Казан басма”сын, рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдат» версиясен һәм башка китаплар бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана