Мөфти Нур-Солтанда дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съездында катнаша

14 сентябрь 2022 ел 09:38
Мөфти Нур-Солтанда дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съездында катнаша

Бүген Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды башланды. Аның эшендә 50 илдән 100дән артык делегация катнаша: дини берләшмәләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре. Кунаклар арасында - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Съездның максатлары - дөнья һәм традицион диннәрнең гомумкешелек юнәлешләрен эзләү, килешенгән карарлар кабул итү өчен динара диалогны гамәлгә ашыру буенча халыкара динара институтның даими эшләтү. Форумның төп өстенлекләре - кешелек яшәешенең какшамас принциплары итеп тынычлык, татулык һәм түземлелекне раслау; диннәр,  конфессияләр, милләтләр, халыклар арасында үзара хөрмәт һәм татулыкны булдыру; кешеләрнең дини хисләрен төрле каршылыкларда һәм сугышларда файдалануга юл куймау. 

Съезд "Пандемиядән соңгы чорда кешелекнең рухи һәм социаль үсешендә дөнья һәм традицион диннәр лидерларының роле" дип исемләнгән пленар утырыштан башланды. Съезд кысаларында шулай ук аерым актуаль мәсьәләләр буенча секцияләрдә дә фикер алышу бара. 

Моннан тыш, бүген Нур-Солтанда Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның мөфтиләр Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашуы узды. Касыйм-Жомарт Кемель улы мөфтиләрне Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 ел  тулу белән тәбрикләде, үзенең Татарстанда булганда алган уңай тәэсирләре белән бүлеште һәм ике кардәш халыкның - татарлар һәм казахларда дини мәгариф өлкәсендә күпгасырлык багланышлар булганын искә төшерде. Равил хәзрәт Гайнутдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан Президентына очрашу өчен рәхмәт белдерделәр һәм Съездның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр. 

Иртәгә исә Камил хәзрәтнең Мәүлән Әшимбаев - Казахстан Парламенты Сенаты рәисе белән очрашуы көтелә. 

Казахстан Президентының рәсми сайты фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана