Диния Нәзарәтенә 30 ел: ничә кешегә хәйрия ярдәме күрсәтелде?

19 сентябрь 2022 ел 11:00
Диния Нәзарәтенә 30 ел: ничә кешегә хәйрия ярдәме күрсәтелде?

Хәйриячелек Татарстан Диния Нәзарәтенең әһәмиятле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Мөфтиятнең элеге хезмәтен 1998 елда оешкан “Зәкят” Хәйрия фонды башкара. 2016 елдан башлап әлеге эшчәнлек системага салына һәм тәртипле рәвештә төп 3 юнәлеш буенча алып барыла: авыру кешеләргә дәвалануда финанс ярдәм күрсәтү; халыкка азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

2016 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җәлеп ителгән сәдакалар һәм зәкятләр хисабына 500дән артык авыру кешенең, күбесенчә балаларның дәвалау курсларын түләү һәм техник чаралар сатып алу өчен чыгымнарны каплады.

2016 елдан Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды зур колач белән халыкка азык-төлекләтә ярдәм күрсәтә башлады. Мохтаҗ катламнарга ризык Рамазан ае һәм Корбан гаете, шулай ук гошер җыю чорларында аеруча актив таратыла. Мисал өчен, 2016 -2022 елларда 17 меңнән артык азкеремле гаилә 52 тонна корбан ите белән тәэмин ителде, Рамазан айлары һәм башка чорларда 7 мең мохтаҗга ризык җыелмалары тапшырылды, шулай ук барлыгы 115,5 тонна гошер җыеп таратылды.

“Зәкят” фонды башлангычы белән Татарстанда 2016 елдан бирле сукбайларга хәйрия ашлары уздыру гадәте барлыкка килде. Фонд тарафыннан йортсызларга 28 000 кайнар ризык порцияләре бирелде.

Нәзарәтнең иң зур социаль проекты булып 2011 елдан бирле уздырыла торган Республикакүләм ифтар тора. Шушы еллар эчендә анда барлыгы 97 000 кеше катнашты.

 Моннан тыш, ел саен 1 млн. сумга якын фитра сәдакасы җыела һәм мохтаҗларга таратыла, 12 меңгә якын кеше сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

«Зәкят» хәйрия фондының тагын бер мөһим проекты – «Инвалид балаларны, кече яшьтәге инвалидларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү буенча «Хәят» үзәге». Ул 2017 елдан эшли. Әлеге үзәк «үзенчәлекле» балаларны социальләштерү, аларда мөстәкыйльлек һәм көнкүрештә җайлашу күнекмәләре тәрбияләү, шулай ук аларның ата-аналарының эмоциональ яктан аруын булдырмау максатыннан оештырылды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрү бушлай. Барлыгы 3000ләп дәрес үткәрелде. Дәресләр 18 фән буенча үткәрелә, шул исәптән балалар һәм хатын-кызлар өчен аерым Коръән дәресләре, гарәп теле, дин белән танышу, Ислам нигезләре һәм рухи ярдәм.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана