Камил хәзрәт Төркиянең дин эшлеклеләре белән очрашты

20 сентябрь 2022 ел 17:23
Камил хәзрәт Төркиянең дин эшлеклеләре белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 24нче көнендә (20нче сентябрьдә), Татарстан мөфтияте резиденциясендә Төркия дин эшлеклеләренән торган делегация булып китте. Мөхтәрәм кунаклар - Истанбул шәһәренең мөфтие Сафи Арпагуш, Дин эшләре буенча идарәнең тышкы элемтәләр буенча Евразия бүлеге җитәкчесе Салих Гөр, «Кайсәри» югары дини белем үзәге җитәкчесе Абдулкадыйр Кабдан, «Диянәт» фондының Истанбулдагы бүлекчәсе җитәкчесе Мәхмүт Фатыйх Сүнмәс, «Айясофья» мәчете имамы Бүньямин Топчуглы һ.б. Казанда мөселманнарның Үзәк Диния Нәзарәте чакыруы буенча Уфага барышлый туктады. Резиденциядә аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады, алар бергәләп Галиев мәчетендә намаз укыды, дога кылды. Очрашу Нәзарәтнең соңгы казанышлары, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан узган чаралар, Коръән басмалары һәм Татарстан мөселманнары яшәеше хакында аралашу, бүләкләр алмашу белән дәвам итте. Кунаклар мөфтият эшчәнлеген югары бәяләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана