Диния Нәзарәтенә 30 ел: казыйлар елына 2000ләп бәхәсне чишә

22 сентябрь 2022 ел 09:42
Диния Нәзарәтенә 30 ел: казыйлар елына 2000ләп бәхәсне чишә

Татарстан мөфтиятенең казанышлары рәтенә республикадагы казыят системасы керә – ул Үзәк Россиядә иң нәтиҗәле һәм уникаль булып санала.

Татарстанда Казыйлар шурасы Россиядә беренчеләрдән булып 1996 елда оештырыла һәм эшли башлый. Башта Казыйлар шурасын Камил хәзрәт Бикчәнтәев җитәкли, 1998 елдан бу вазифаны Габделхак хәзрәт Саматов ала. 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Казыйлар шурасын Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкли.

Бүгенге көндә республика шартлы рәвештә 9 төбәк казыятенә бүленгән. Һәр төбәктә аерым казый эшли, аның карамагына якынча 5-6 мөхтәсибәт керә. Эшне болай оештыру казыйларга җирле мәсьәләләргә якынрак торырга, вәзгыятьне ачыграк аңларга, карарларны районның үзенчәлекләрен истә тотып чыгарырга мөмкинлек бирә.

Казыйлар ай саен, утырышка җыелып, мөселманнар арасында дәүләт судына кадәр барып җиткәнче бәхәсле мәсьәләләрне чишәләр, халыктан килеп ирешкән сорауларны карыйлар, төбәктәге мөхтәсибләрнең эшчәнлекләрен күзәтәләр һәм оештыралар. Ел саен 9 казыят тарафыннан якынча 2000ләп шундый эш карала. Мөрәҗәгатьләрнең 75 проценты гаилә мәсьәләләренә карый, 10 проценты – икътисади мәсьәләләр, 5 проценты – мәхәллә эшләре.

Халыкка уңайлы булсын, эш барышы тизрәк һәм нәтиҗәлерәк барсын өчен, казыйлар консультацияне телефон аша да бирә. Бер ел эчендә якынча меңгә якын кешегә телефон аша җаваплар бирелә.

Бүгенге көндә Татарстанда һәр казыяттә Гаиләне саклау комиссияләре оештырылды. Комиссияләрдә ир-хатын арасындагы низаглар хәл ителә, аларга үзара татулыкка ирешергә ярдәм күрсәтелә, талак мәсәләләре карала. Комиссия аерылышкан яки бер-берсенә карата суынган парларны яңадан берләштерү, кавыштыру буенча эш алып бара. Күп очракта ир белән хатын казыйлар белән әңгәмәдән соң яңадан кушылырга карар кыла.

Казыйлар татар халкының дини гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өстендә дә зур эш алып бара. Моңа халык белән очрашып аңлату эшләре алып баруны, тәрбияви чаралар, бәйгеләр, сабантуйлар, балалар өчен бәйрәмнәр уздыруны кертергә мөмкин.

Нәзарәт тарафыннан кабул ителгән “Имам-хатыйблар тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмәне” эшләүдә һәм тәкъдимнәр кертүдә казыйлар шулай ук актив катнашты. Нигезләмә Татарстанда татар-мөселман мәдәниятен, Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен саклау механизмы булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана