Татарстан мөфтие Уфада “1100 еллык”ка багышланган тантаналы чараларда катнаша

22 сентябрь 2022 ел 13:21
Татарстан мөфтие Уфада “1100 еллык”ка багышланган тантаналы чараларда катнаша

21-23нче сентябрь көннәрендә Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы; шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Баш мөфти, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе вазифасында эшләвенә 40 ел тулу, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте карамагында эшләүче Россия ислам университетының яңа корпусларын ачу тантаналары уза.

Башкортстан Республикасы башкаласына Россиянең дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин галимнәре һәм тарихчылар, Төркия, ДНР, ЛНР, Әфганстан, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Мисыр, Һиндстан, Иордания, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия, Сүрия, Тунис, Ливан, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан дини идарәләреннән делегатлар килде.

Шәрәфле кунаклар арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук аның җитәкчелегендәге делегация: Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бар.

Көннең беренче яртысында Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан катнаш форматта пленар утырыш узды. Аннары төп диннәрнең уртак идеаллары һәм кыйммәтләренә, динара хезмәттәшлеккә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.

Кич белән Ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе Советының беренче утырышы, шулай ук Россиянең югары ислам дини белем бирү оешмалары ректорлары утырышын үткәрү ниятләнгән – әлеге утырышны Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин алып барачак.

Иртәгә – 23нче сентябрьдә – халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен дәвам итәчәк. “Теологик һәм дини белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре” секциясе эшендә шулай ук Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре катнашачак. Уфада узучы тантаналы чаралар “Динара диалог һәм хезмәттәшлек: Россия өчен традицион әхлакый кыйммәтләрне саклауда традицион конфессияләрнең роле, экстремизмга каршы тору, полимәдәни җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту” темасына түгәрәк өстәл белән тәмамланачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана