Нәзарәткә 30 ел: “Хәләл” комитеты барлыгы 1190 сертификат биргән

23 сентябрь 2022 ел 12:16
Нәзарәткә 30 ел: “Хәләл” комитеты барлыгы 1190 сертификат биргән

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарт буенча комитеты 2004 елда хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны тикшереп тору өчен төзелә. Оешкан көннән алып бүгенге көнгә кадәр комитет тарафыннан 1190 предприятие сертификацияләнгән. Уртача һәр елны 150гә якын оешма товарларын җитештерү һәм хезмәт күрсәтү стандартларын хәләл нормаларына туры китереп Комитеттан сертификат ала. Мисал өчен, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Комитет реестрында 182 оешма теркәлгән иде. Сертификатлар ризык, көн-күреш химиясен, косметика җитештерүче оешмаларга, җәмәгать туклануы урыннарына, кунакханәләр һәм санаторийларга, туризм һәм медицина хезмәтләренә бирелә.

Бүгенге көндә сертификацияләнгән предприятиеләр реестрында 144 предприятие теркәлгән. Шуларның 121 - Татарстаннан, калганнары - Удмуртия, Марий Эл, Пермь, Краснодар, Ставрополь крае, Мәскәү, Пенза, Чиләбе, Тула, Воронеж, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән. Бу предприятиеләрдән: 47 – ит эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар, 14 – сөт һәм май продукциясе, 20 – икмәк-күмәч, макарон һәм кондитер эшләнмәләре, 66 – җәмәгать туклануы хезмәтләрен тәкъдим итә һәм 22 эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнә, мәсәлән косметика һәм башкалар. Хәзерге вакытта Комитет тарафыннан сертификацияләнгән иң зур предприятиеләр булып “Чаллы-Бройлер”, “Равис-Сосновская”, “Акашевская”, “Макфа”, “Юнилевер Русь”, “АГРОСИЛА Чаллы-МПК” һәм башкалар санала.

Хәзерге вакытта “Хәләл” стандарты буенча комитетта 26 хезмәткәр эшли, шул исәптән 3 шәригать белгече һәм производствода эшләүче 15 контролер.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана