Мөслимдә "Гыйлем бәйрәме" узды

23 сентябрь 2022 ел 14:20
Мөслимдә "Гыйлем бәйрәме" узды

22нче сентябрь көнне Мөслимнең “Курай” паркында беренче сыйныф укучылары өчен “Гыйлем бәйрәме” узды. Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда икенче тапкыр уза. Балаларны Мөслим районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бадретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары һәм “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элек мәктәп укучылары кулланган уку әсбапларыннан торган экспозиция алып килгән. Балалар китапханәсе оештырган яшел фотозонада балалар истәлеккә фотога төште. “Аргамак” спорт мәктәбеннән килгән понида кызлар аеруча яратып йөрде. Мөхтәсибәт рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы балалар өчен шөгыльләр оештырды. Асфальтка да, кәгазьгә дә рәсем ясарга бик яраталар балалар. Аларның кулларыннан акбур, кайчы, төсле карандашлар төшмәде. Бәйрәм азагында бар килгән 120ләп балага бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана