Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен курслар узды

04 октябрь 2022 ел 17:54
Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен курслар узды

26-30 сентябрь көннәрендә Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде. Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Балык бистәсе, Норлат, Яңа Чишмә, Казан шәһәре мөхтәсибәтләреннән килүчеләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында РИИ бинасында иман, тәҗвид, фикһ һәм әдәп темалары буенча лекцияләр тыңлады. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде. Курслар тәмамлангач тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана