Казанның үзәк урамнарында Мәүлид касыйдәсе яңгыратылды

08 октябрь 2022 ел 14:11
Казанның үзәк урамнарында Мәүлид касыйдәсе яңгыратылды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (8нче октябрьдә), Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби җыены үткәрелде. Чара өйлә намазы укыганнан соң, Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре, казыйлар, голәмәләр, дини уку йортлары җитәкчеләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә халкы катнашында узды. Мәүлидтә шәрәфле кунак буларак РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев бар иде.

Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләп узды. Үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеге, кирәклеге турында ассызыклап, революциягә кадәр татар халкында җыелып касыйдәләр әйтелүе, күпләгән Мәүлид китаплары басылуы турында белдерде. Мәүлидкә җыелып мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шатланганы өчен, Әбү Ләхәбнең газабы дүшәмбе саен җиңеләя, дип искә алды мөфти хәзрәт.

Аннары барлык җыелган халык Пәйгамбәребезнең ﷺ үрнәк юлы белән яшәү хакында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен тыңлады.

Мәүлид ән-Нәби кичәсенең бизәге булып татар мәкаме белән Мәүлид касыйдәсен уку торды. Аны Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев, танылган мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов башкарды. Ул беренче тапкыр Галиев мәчетенең тавыш көчәйткечләре ярдәмендә Казанның үзәк урамнарында яңгыратылды. Касыйдә уку 45 минут дәвамында барды. Касыйдә госманлы Әүлия Челебидан алынды һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелде. 

Татар халкында Мәүлид ән-Нәбине бер генә кичәдә түгел, ә бәлки Рабигыль-әүвәл ае дәвамында билгеләп үтү кабул ителгән. Гадәттә, Мәүлид кичәләрендә мөэмин-мөселманнар мәҗлескә җыелалар, салаватлар (Пәйгамбәребезгә ﷺ мактаулар) әйтәләр, сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм аның тормыш юлы турында вәгазьләр тыңлыйлар, нәшидләр, мөнәҗәтләр башкаралар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана