Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мөселман солдатларына 30 комплект коры паек һәм кирәк-яраклар тапшырды

09 декабрь 2022 ел 10:10
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мөселман солдатларына 30 комплект коры паек һәм кирәк-яраклар тапшырды

Кичә, Җүмәдәл-әүвәл аеның 14нче көнендә (8нче декабрьдә), Татарстан мөфтияте вәкилләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән чираттагы очрашу үткәрде. Бу юлы ул Казан танк полигоны кырларында урнашкан намаз уку палаткасында узды. Солдатлар белән очрашуда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды вәкилләре, дежур имам һәм аның ярдәмчесе катнашты.

Ястү намазы алдыннан мөселман солдатларына Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондыннан 30 комплект хәләл коры паек, 10 банка бал һ.б. тапшырылды. Намаз укучы мөселманнарның үтенечен искә алып, фонд хезмәткәрләре шулай ук өстәмә рәвештә җылы кием, перчаткалар, йон оекбашлар, шапкалар алып килде. Әлеге хәләл азык-төлек, чәй, бал, татлы ризыклар солдатларга салкында йөреп кайтканнан соң тизрәк җылынырга, сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыюны 27нче сентябрьдән игълан иткән иде. Акчалата өлеш кертүдән тыш, мөхтәсибәтләр шулай ук махсус хәрби операция кырларында солдатларга файдалы булачак кирәк-яраклар да китерде. “Зәкят” фондына китерелгән барлык кирәк-яраклар, ашамлыклар үз ияләренә – мөселман солдатларына тапшырылды.

Акча җыю дәвам итә.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана