Мөфтияттә унынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – намаз укырга өйрәнергә 180 кеше килде

15 октябрь 2022 ел 19:11
Мөфтияттә унынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – намаз укырга өйрәнергә 180 кеше килде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 19нчы көнендә (15нче октябрьдә), Казанда Нәзарәтнең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча чираттагы “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курслар башланды. Иртән Татарстан мөфтиятенең конференц-залында дәресләрне үткәрү өчен җаваплы затлар һәм остазлар катнашында укуларны ачып җибәрү тантанасы үткәрелде. Унынчы тапкыр үткәрелүче проектта катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җиткерде. 

2018 елдан Татарстан мөфтиятенең социаль бүлеге тарафыннан оештырылучы чираттагы намазга өйрәнү дәресләренә 180 кеше язылды. Быелгы шәкертләрнең дә күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә.

Һәр елдагыча, курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә (атнасына бертапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Беренче дәрес тәһарәт алу тәртипләренә багышланды. Чираттагы өч дәрес – намаз укуга, бишенче дәрес – хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлатуга, алтынчы дәрес – ураза тәртипләре турында булачак.

Дин нигезләрен үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан, проект тормышка ашырыла башлаганнан тупланган тәҗрибәне файдаланып, укучыларга социаль бүлек хезмәткәрләре әзерләгән эш дәфтәрләре таратылды. Алар татар һәм рус телләрендә, дәресләр дә укучыларның үтенечен исәпкә алып ике телдә алып барылачак.

Сәламләү сүзләреннән соң, ир-атлар Галиев мәчетендә, ә хатын-кызлар нәзарәтнең конференц-залында белем алырга кереште. Беренче дәрес тәһарәт алу темасына багышланды. Катнашучылар өйлә намазы алдыннан белемнәрен практик яктан да ныгытты – остазларына дөрес итеп тәһарәт алып күрсәтте. 6 дәрес дәвамында барлыгы 10 остаз – мөселман яшьләре активистлары белем бирәчәк. Оештыручылар ассызыклап узганча, бүген килә алмаганнар яки белмичә калучылар дәресләргә киләсе атнадан кушыла ала.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге уникегә кадәр (12.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннанберенче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларындатормышка ашырыла башлады. Тугыз сезон дәвамында әлеге курсларда 840ка якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана