Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте

17 октябрь 2022 ел 09:48
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте

Рабигыль-әүвәл аеның 19нчы көнендә (15нче октябрьдә), Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Әлеге чара Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Закиров Линар Рөстәм улы исеменнән кунакларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарәфетдинов Вахит Вәкил улы; Татарстан мөфтие исеменнән Камил хәзрәтнең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

Бу көнне Татар мәдәнияте үзәгенә 200гә якын мөнәҗәт башкаручы җыелды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, проектның географиясе елдан-ел киңәя. Быел катнашучылар Магнитогорск, Курган, Чиләбе, Башкортстан (Кандра, Туймазы, Бакалы), Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Чаллы, Әлмәт, Норлат, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, шулай ук Тукай, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Балтач районнарыннан килде.

Конкурсантларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде, аның составына ТАССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Галиев Миңгол Вагыйзь улы; халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты, мөнәҗәтләр башкару буенча халыкара фестивальнең Гран-при иясе Шәймәрданов Динар Рәүф улы; җырчы, композитор, халыкара, республика һәм төбәк конкурслары лауреаты Кадыйрова Римма Фәрит кызы; күпсанлы фестивальләр лауреаты, югары квалификацияле музыка педагогы Әхмәтшина Фәния Салих кызы керде.

Ярышлар ике номинациядә узды: «Соло» һәм «Ансамбльләр». «Соло» номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә: кече (7-12 яшь), урта (13-17 яшь) һәм олыларга (18 яшьтән өлкәнрәкләргә) бүленде. «Ансамбльләр» номинациясе ике төркемнән торды: кече (мәктәп яшендәге балалар) һәм өлкәннәрдән. Жюри аларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә һ.б. игътибар итте. Катнашучылар бәйгегә бик җаваплы карады.

Бәйге нәтиҗәләре:

«Ансамбльләр» номинациясе (18 яшькә кадәр):

1 урын – Балтач районыннан дуэт;

2 урын – "Илһам" ансамбле (Норлат);

3 урын – "Чишмә" ансамбле (Бөгелмә).

«Соло» номинациясе (7дән 12 яшькә кадәр):

1 урын – Әмир Хәбибуллин (Балтач районы);

2 урын – Ләйлә Бәдретдинова (Норлат);

3 урын – Гүзәл Насриева (Балтач районы);

3 урын – Ләйсән Сөләйманова (Норлат).

«Соло» номинациясе (13дән 17 яшькә кадәр):

3 урын – Нәргизә Хәйруллина (Балтач районы).

«Ансамбльләр» номинациясе (18 яшьтән олырак):

1 урын – "Бөгелмә сердәшләре" ансамбле (Бөгелмә);

2 урын – "Аккошлар" ансамбле (Чиләбе);

2 урын – "Кәүсәрия" ансамбле (Магнитогорск);

3 урын – "Мирас" ансамбле (Әлмәт).

«Соло» номинациясе (18 яшьтән олырак):

1 урын – Рафис Шәйдуллин (Кукмара);

2 урын – Рәйхана Галләмова (БР, Туймазы районы);

3 урын – Фәнзирә Кәлимуллина (Азнакай районы).

Өстәмә номинацияләр:

«Автор-башкаручы» – Минзифа Әхмәтшина (Әлмәт);

«Тамашачы мәхәббәте» – Гөлнара Рәхмәтуллина (Әлмәт районы).

Фестиваль кысаларында балалар арасында "Мәчетләр" рәсемнәр бәйгесе узды. Балалар тарафыннан 25тән артык рәсем тәкъдим ителде. Һәр теләгән кеше Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге фойесында катнашучыларның эшләре белән таныша алды. Фестивальнең төп вакыйгаларының берсе – Бөгелмә шәһәрендәге аграр колледж студентлары арасында "Чәк-чәк" бәйгесен үткәрү булды.

Чара ахырында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов исеменнән жюри әгъзалары, "Бөгелмә аграр көллияте" директоры Гатин Фәрит Юныс улы, 2нче номерлы Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе директоры Жанна Анатольевна Гыйбадуллина, «Татар мәдәнияте үзәге» директоры Мөкатдәс Алсу Мөхәммәтһади кызы рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана