Танк полигонына 2,5 тонна хәләл тушенка тапшырылды. Ул хәрби операциягә китүче Татарстан солдатларына биреп җибәреләчәк

24 октябрь 2022 ел 13:00
Танк полигонына 2,5 тонна хәләл тушенка тапшырылды. Ул хәрби операциягә китүче Татарстан солдатларына биреп җибәреләчәк

Татарстан мөфтияте махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына дип җыелган гуманитар ярдәмнең бер өлешен Казанның танк полигонына илтеп тапшырды. Гомуми авырлыгы 2,5 тоннадан торган йөкне мөселман солдатлары кабул итеп алды.

Беренче партия белән озатылган ярдәм 7848 банка хәләл тушенкадан гыйбарәт булды – аларның 7056сы Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җыелган акчага сатып алды, 792се – Арча һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтләре тапшырган хәләл тушенкалар. Моннан тыш, беренче партия йөккә Кабан арты мәчете биргән 30 матрац һәм 30 данә термокием керде.

Солдатларга бу әйберләрне илтеп тапшыру «Без Бергә!» Бөтенроссия акциясе кысаларында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республикакүләм иҗтимагый хәрәкәте штабы ярдәме белән оештырылды. Махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык озатып җибәрү дә республиканың шушы ук хәрәкәте кампаниясе кысаларында тормышка ашырылачак. 

Гуманитар ярдәмнең калган өлешен Нәзарәт шулай ук махсус хәрби операция кырларына “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” белән берлектә озатачак.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 5,1 миллион сумнан артык акча җыелды. Шушы акчаның 2,5 млн сумына гомуми авырлыгы 5 тоннаны тәшкил иткән 14 000 хәләл тушенкалар сатып алынды. Әйтергә кирәк, хәләл тушенкалар “Елабужский мясоконсервный комбинат” ит консервалары комбинатында җитештерелде һәм “Зәкят” хәйрия фондына үз бәясеннән сатылды. Хәләл тушенкалар озак сакланучы, ватылмый торган калай банкаларга тутырылган, ул солдатларга йөртергә уңайлы, бер банканың авырлыгы – 325 грамм.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана