КФУда "Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” курслары башланды

07 ноябрь 2022 ел 11:20
КФУда "Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” курслары башланды

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 12нче көнендә (7нче ноябрьдә), Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия ислам институты һәм Татарстан мөфтияте катнашында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча “Югары һәм урта дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары ачылды.

Курсларда укыту-методика идарәләре, лицензияләү бүлекләре, урта һәм югары мөселман дини белем бирү оешмалары деканатлары һәм кафедралары, мәгариф системасы белгечләре, методистлар, укыту-методик эш буенча белгечләр катнаша. Курсларга килеп һәм читтән торып та катнашырга мөмкин. Дәресләр 8нче ноябрьгә кадәр Пушкин урамы, 1/55нче йорт адресы буенча урнашкан бинада дәвам итә. Укыту барышында белем бирү эшчәнлеген лицензияләүнең хокукый нигезләре, лицензион таләпләр, ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәдә уку барышын дөрес оештыру, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәсьәләләр каралачак.

Курсларда белем алу нәтиҗәләре буенча Казан федераль университетыннан квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.

Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының лицензион һәм күзәтчелек органнары вәкилләре, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр үткәрә.

Курсларга Чечня, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан республикаларыннан, Саратов, Мәскәү шәһәрләреннән катнашучылар килде.

Программа беркетелгән файлда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана