Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Гаилә дәресләре” китабы презентациясенә чакырабыз

07 ноябрь 2022 ел 13:48
Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Гаилә дәресләре” китабы презентациясенә чакырабыз

Рабигыль-ахир аеның 15нче көнендә (10нчы ноябрьдә), Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның рус телендә басылып чыккан “Уроки семьи” китабын укучыларга тәкъдим итү чарасы узачак. Әлеге чарада казанлылар һәм башкалабыз кунаклары яңа китап белән якыннан танышып, аның авторына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Укучыларга бүләк итеп китап уйнатылачак. Чарага барлык теләүчеләр чакырыла, әмма теркәлү узу таләп ителә: https://nbrt.timepad.ru/event/2222179/

Презентациядә автор китапның идеясе һәм эчтәлеге турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2013нче елдан башлап “Гаилә” мәчетендә Рөстәм хәзрәт гаилә институтын саклау буенча дәресләр үткәрә. Бу дәресләр китапның нигезен тәшкил итте. Әлеге китап Коръәннең ир-ат һәм хатын-кыз бурычларын аңлаткан аятьләре, Пәйгамбәр ﷺ хәдисләренә таянып язылган. Биредә никах, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала табу һәм бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек бүлекләр урын алган.

Китапта балаларны милли гореф-гадәтләр белән тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау, әти-әнине кадерләү кебек күркәм сыйфатлар күтәрелә. Киләчәктә аны татарчага тәрҗемә итеп бастыру көтелә.

Китапны тәкъдим итү чарасы 10нчы ноябрьдә сәг. 18.00-дә башлана.

Адрес: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86нчы йорт, конференцияләр залы. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана