Наил хәзрәт Әбелханов – Лаеш районында яңа имам-мөхтәсиб

16 ноябрь 2022 ел 08:50
Наил хәзрәт Әбелханов – Лаеш районында яңа имам-мөхтәсиб

Рабигыль-ахир аеның 14 нче көнендә (9 ноябрьдә) Лаеш мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә үтте. Утырышта катнашучылардан шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бар иде.

Утырышны ачып җибәреп, Равил хәзрәт Зөфәров барлык җыелган халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Алга таба Равил хәзрәт көн тәртибендә Лаешта имам-мөхтәсибне сайлау мәсьләләсен искә алды һәм моңарчы Норлат районында имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән Наил хәзрәт Әбелханов кандидатурасын тәкъдим итте. Район имамнары яңа мөхтәсиб кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирде. Аннан соң Равил хәзрәт Зөфәров Наил хәзрәткә Лаеш мөхтәсибе булып эшләргә мөмкинлек бирә торган Шәһадәтнамә тапшырды.

Наил Бари улы Әбелханов 1986 елның 2 сентябрендә Ульяновск шәһәрендә туган. 1993-1999 елларда Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алган. 2003-2008 елларда Ульяновск дәүләт университетында юридик факультетында “юрист” белгечлегенә укый. 2008-2011 елларда Әл-Әзһәр көллиятендә “Хәнәфи фикһы” белгечлеге буенча белем ала. 2013-2015 елларда – РИИ магистратурасында “Теология” факультетында, 2014-2017 елларда  ТР Фәннәр академиясенең аспирантурасында (Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты) укый. 2022 елда “XIX – XX гасырлар чигендә татар-мөселман җәмгыятендә хокукый культураның үсеше” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 

2013-2014 елларда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең техник бүлеге белгече булып эшли. 2014-2017 елларда ТР мөселманнары Диния нәзарәте фән һәм мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече була. 2017 елдан 2022 елның ноябренә кадәр Татарстанның Норлат районы мөхтәсибе булып эшли. Үзенең вазифасында күпсанлы уңышларга ирешә. Кыска вакыт эчендә мөхтәсибәттә эшчәнлекне җайга салып, дин әһелләре һәм норлатлылар белән уртак тел табып, район халкы файдасына күп хезмәт кылырга өлгерә. Наил хәзрәт мөхтәсиб булып хезмәт иткәндә 2019 нчы елда Норлат мөхтәсибәтендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачыла һәм анда тулы куәтенә уку-укыту, мәгариф, тәрбия, хәйрия эшчәнлеге киң җәелдерелә. Норлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” акциясе, яшүсмерләр арасында төрледән-төрле спорт ярышлары, шәмаилләр күргәзмәсе, Мәгариф үзәгендә татар теле, логопед дәресләре, Коръән бәйгеләре, мохтаҗларны ашату, киемнәр тарату чаралары оештырыла.

Наил хәзрәт татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә иркен аралаша. Өйләнгән, өч баласы бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана