Норлат мөхтәсибәте солдатлар өчен 700 меңнән артык акча җыеп тапшырды

03 ноябрь 2022 ел 09:10
Норлат мөхтәсибәте солдатлар өчен 700 меңнән артык акча җыеп тапшырды

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 6,8 млн сумнан артык акча тупланды. Җыела торган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм башка кирәк-яраклар озатып җибәрүгә тотылачак.

Иң саллы өлешне бүген Норлат мөхтәсибәте кертте. Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов 20нче октябрьдә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә узган имамнар җыелышында изге эштә актив катнашуны сорап дин әһелләренә мөрәҗәгать итә. Әлеге җыелышка мәчет каршында курсларда белем бирүче укытучылар, остазбикәләр дә чакырыла. Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтүнең әһәмияте хакында мәхәллә мөселманнарына да аңлату бурычы йөкләнә. 2нче ноябрьгә кадәр якташ мөселманнар, имамнар, мөгаллимнәр, хәтта башка дин вәкилләре исеменнән мөхтәсибәткә 700 меңнән артык сум акча җыелды. Аны җыюда районның кырыктан артык мәхәлләсе катнашты. Әлеге акчалар бүген Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерелде.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана