«Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача

18 ноябрь 2022 ел 12:58
«Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача

20-27 ноябрьдә Казанда «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» чарасы узачак. Фильмнар шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк.

Программага 2022 елда Казан кинофестивалендә катнашкан, Якутия, Үзбәкстан, Казахстан, шулай ук Татарстан тарафыннан төшерелгән 7 фильм кергән.  

Киномарофонны «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы ачачак. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры - Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссеры - Рәмис Нәҗмиев.

«Ибн Фадлан» фильмы Казанда «Мир» кинотеатрында 20 ноябрьдә кичке сәгать җидедә (19:00) күрсәтелә. Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә әлеге картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. Ул фестиваль вакытында 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды. Нәтиҗәдә «Ибн Фадлан» кинотасмасы фестивальнең «Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен» махсус дипломына лаек булды.

«Мир» кинотеатрында тамашачылар шулай ук «Ибн Фадлан» фильмын төшерүчеләр белән дә аралаша алачак.

Билетларны «Мир» кинотеатры кассасында алырга мөмкин.

Белешмә.

Картинада документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Фильмның консультантлары – Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ.б. катнашты.

«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100 тарихи костюм тектерелде, 50 төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.

Фильм Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерхан өлкәсендә, Татарстан Республикасының Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә төшерелгән. Фильмның документаль өлеше өчен видеокадрлар күктән торып Казан, Болгар, Җүкәтау, Сувар һ.б.  шәһәрләрдә ясалган. Фильм Эрмитажда, РФ Дәүләт тарихи музеенда, ТР Милли музеенда, Мәрҗани фондында (Мәскәү), Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясендә дә төшерелде. 

“Ибн Фадлан” фильмы моңарчы Алабугада 2022 елның июлендә узган җәядән ату буенча традицион "Туган батыр" Бөтенроссия турниры, 21 августта Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында традицион Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре вакытында күрсәтелгән иде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана