Яшел Үзәндә яңа мәчет ачылды

21 ноябрь 2022 ел 11:38
Яшел Үзәндә яңа мәчет ачылды

Рабигыль-ахир аеның 24нче көнендә (19нчы ноябрьдә) Яшел үзән районы Зур Өтәк авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булып узды. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан, район халкының күптән көтеп алынган сөенечен бүлешеп, нәсыйхәт, тәбрикләү сүзләрен җиткерү тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республиканың төрле почмакларыннан килгән кунаклар, дин әһелләре, җирле җитәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашты. 

Мәчет төзелеше 2020нче елның язында башланган. Ул 1882нче елдан 1917нче елгы революциягә кадәр мәчет эшләгән урында төзелгән. Совет чорында агач бина клуб итеп файдаланыла һәм бик нык таушала, искереп, яраксыз хәлгә килә. Мәчет төзү эшенә Фәрит Ярхәм улы Зыятдинов алына һәм аны Яшел үзән районы халкы, хәйриячеләр ярдәме белән ике ел эчендә башкарып чыга. 

Мәчет ачылышы тантанасы Коръән аятьләре уку белән ачылды, аннары район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин дога кылды, әлеге мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләр, барлык килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тәбрикләү һәм вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул Зур Өтәк авылының яңа сафка баскан мәчетеннән халыкның өзелмәвен, аның рухи-мәгърифәт үзәге булып хезмәт итүен теләде. Хәзрәт шулай ук мәчет-мәдрәсәләрне халык тормышында тоткан урынын сабын мисалында чагыштырып күрсәтте. «Сабынсыз пакьләнеп булмаган кебек, гыйлем-тәрбия мәсьәләсендә мәчетләр зур урын тоталар, яшь буынны тәрбияләүдә һәм халыкка гыйлем-тәрбия бирүдә әйдәп баралар», — диде ул.

Тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илнар Хантимеров, “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” генераль директоры урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов, “Акведук” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Асия Гобәйдуллина һәм башкалар бар иде.

Мәчет бер катлы итеп агачтан салынды. Ул үзенә берьюлы 40 кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган тәһарәт бүлмәсе булдырылган. 

Зур Өтәк авылында яңа мәчет ачылганнан соң, Яшел үзән мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта 48 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана