Мөселман солдатларына 42 комплект коры паек тапшырылды

23 ноябрь 2022 ел 09:45
Мөселман солдатларына 42 комплект коры паек тапшырылды

Кичә кич, рабигыль-ахир аеның 27нче көнендә (22нче ноябрьдә), Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән очрашты. Очрашу “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә солдатларны җыю урынында урнашкан намаз уку бүлмәсендә узды. Наил хәзрәт солдатларга вәгазь сөйләде, нәсыйхәтләр бирде, аннары җәмәгать белән ястү намазын укытты, дога кылды.

Гыйбадәт кылу тәмамланганнан соң, мөселман солдатларына хәләл коры паеклар тапшырылды. 42 солдат бер көнлек индивидуаль туклану рационы белән тәэмин ителде. Бу атна дәвамында тагын 50 комплект коры паек алып килеп тапшыру көтелә. Аларны сатып алу Лаеш районы мөселманнары һәм мәчет мәхәлләләре тарафыннан җыелган хәйрия ярдәме белән башкарыла. Хәләл коры паектан солдатлар юлда барганда файдалана алачак. Ризык җыелмасы эченә галета, ат итеннән тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән арпа боткасы, бавыр паштеты, яшелчә икрасы, шоколад, повидло, бал, кофе, чәй, шикәр, тоз, борыч, салфетка керә. Бу коры хәләл ризык җыелмасының гомуми энергетик кыйммәте 4700 ккал, авырлыгы 2,1 кг, яраклылык вакыты ике елны тәшкил итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана