Татарстан мөфтие митрополит Волоколамский Антоний белән очрашты

24 ноябрь 2022 ел 15:54
Татарстан мөфтие митрополит Волоколамский Антоний белән очрашты

Бүген, рабигыль ахыр аеның 29 нчы көнендә (24 ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә митрополит Волоколамский, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Антоний белән очрашты. Митрополит Волоколамский Казанга «Валдай» халыкара дискуссия клубының «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» дип исемләнгән конференциясендә  катнашу өчен килде. Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, архимандрит Филарет, тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе урынбасары, иерей Александр Ершов катнашты. Очрашу кызыклы һәм җанлы узды. 

Камил хәзрәт кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте алып барган зур эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан мөфтие, аерым алганда, «Хәләл» стандарты буенча комитеты, «ДУМ РТ Хадж» рәсми операторы, «Зәкят» хәйрия фонды эшчәнлеге, дини белем бирү системасы, «Хозур» нәшрият йорты: аның нәшрият эшчәнлеге һәм «Хозур ТВ» мөселман телеканалы кебек медиапроектлары турында сөйләде. Кунакларны бигрәк тә мөселман мәгарифе системасы корылышы, уку йортларын лицензияләү һәм Татарстан Республикасында дини система өчен белгечләр әзерләү, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән багланышлары мәсьәләләре кызыксындырды. Әңгәмә барышында мөфти шулай ук Татарстаннан читтәге татар-мөселман дини оешмаларына әдәбият һәм кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә ярдәм күрсәтүен ассызыклады.

Митрополит Волоколамский, хәзрәтне тыңлаганнан соң, Татарстан Диния нәзарәтендә «гаять зур эш» башкарылуын билгеләп үтте. Үзенең Казан шәһәренә нинди катнашы булуы турында сөйләде һәм Казан мәчетләренә, бигрәк тә «Кол Шәриф»нең тышкы күренешенә соклануын белдерде. Кунак сүзләренчә, ул Корәнне укый белә һәм «Фатиха» сүрәсен яттан өйрәнгән. Ул мөфтигә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.

Камил хәзрәт кунакларга "Хозур" нәшрияты чыгарган китаплар бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана