Хәләл стандарты комитеты Истанбулда хәләл буенча халыкара күргәзмәләрендә катнаша

25 ноябрь 2022 ел 12:26
Хәләл стандарты комитеты Истанбулда хәләл буенча халыкара күргәзмәләрендә катнаша

24-27 ноябрьдә Истанбулда «OIC Halal Expo» халыкара күргәзмәсе һәм VIII Бөтендөнья хәләл продукция күргәзмәсе уза. Чараларда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнаша. Ул Истанбулга SMIIC г енераль секретаре һәм World Halal Summit президенты Ихсан Овют һәм Discover Events генераль директоры Юныс Эте чакыруы буенча барды.

Күргәзмәләрдә дөньяның 40 иленнән 500гә якын компания вәкилләре катнаша. Унбер сессиядә 50 дән артык халыкара дәрәҗәдәге спикер чыгыш ясаячак.

Анадолу агентлыгы дүрт көнлек чараларның дөнья күләмендә аралашу партнеры булып тора. Чараларда якынча 40 000 кунак, шул исәптән 9000 чит ил кешесе катнашыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана