Мөфти: “Үз җәмәгате өчен абруйлы булып һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә дин әһелләре халыкның күңеленә үтеп керә ала”

26 ноябрь 2022 ел 15:36
Мөфти: “Үз җәмәгате өчен абруйлы булып һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә дин әһелләре халыкның күңеленә үтеп керә ала”

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда XXXI Халыкара Раштуа белем бирү укуларының төбәк этабы пленар утырышында кунак булды. Конференция “Хәзерге заманның глобаль проблемалары һәм дини сайланыш” темасы буенча һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл рәислегендә узды.

Камил хәзрәт чарада катнашучыларны сәламләде һәм җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм рухи тәрбия, халык бердәмлеген һәм рухи татулыкны саклау мәсьәләсендә дин әһелләренең ролен ассызыклап узды. Ул мобилизацияләнгән солдатларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Донбасстан килгән качакларга ярдәм итү буенча Нәзарәт тарафыннан гуманитар эшчәнлек алып бару турында сөйләде.

– Акча җыю, рухи ярдәм, хәләл туклануны оештыру, дини сорауларга җавап бирү – көчебездән килгәннең барысын да гамәлгә ашырырга тырышабыз, – диде мөфти һәм шундый ук активлык өчен Татарстан Митрополиясенә рәхмәтен белдерде. – Әлбәттә, бу юнәлештә безнең охшаш гамәлләребез игелек, үзара ярдәмләшү, теләктәшлек һәм бердәмлек үрнәген күрсәтә. Өстәвенә, үз җәмәгате өчен абруйлы булып һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә, дин әһелләре үз мәхәллә кешеләренең күңеленә үтеп керә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана