Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсенең 30-еллыгы билгеләп үтелде

28 ноябрь 2022 ел 15:09
Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсенең 30-еллыгы билгеләп үтелде

Җөмәдәл-әүвәл аеның 2нче көнендә (26нчы ноябрьдә) Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсенә 30 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы булып үтте. Әлеге уңайдан уку йортының тарихына багышлап мәдрәсәнең актлар залында күпләгән галимнәр һәм җитәкчеләр катнашында конференция үтте. Тантана “Ак мәчет” һәм мәдрәсә оешу тарихын чагылдырган видеосюжет белән башланып китте. Соңрак Коръәннән аятьләр укып, дога кылынды һәм кунакларның чыгышлары белән дәвам итте.

Беренчеләрдән булып Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул “Ак мәчет” мәдрәсәсенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәдрәсәдә озак еллар белем биргән мөгаллимнәргә рәхмәт хатлары, ә мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлевка “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медален тапшырды. Аннан соң Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәрендә эшләүче КФУ филиалы директоры Мәхмүт Ганиев һәм башка күренекле шәхесләр үзләренең сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен әйтеп үттеләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, мәдрәсәне юбилее белән тәбрикләүчеләр арасында чит ил югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде. Аларның тәбрикләүләре чарада катнашучыларга видеоролик форматында күрсәтелде.

Мәдрәсәнең 30 еллыгына багышлап оештырылган фәнни конференциядә ветеран укытучылар исеменнән Тәнзилә абыстай Нигъмәтова чыгыш ясады. Ул мәдрәсәнең барлыкка килү тарихына тукталып, аның Кама буе төбәгендә дин әһелләре әзерләүдә зур хезмәт куюын билгеләп үтте.

Конференция барышында татар милли киемнәреннән һәм шәмаилләрдән торган күргәзмә, татар чигү үрнәкләре (бизәкләр) һәм милли читекләр тегү буенча мастер-класс эшләде, кунаклар “Татар халкында ислам тарихы” һәм “Татар ислам мәгърифәтчелеге” музейларында булды. 

Белешмә. Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсе 1992нче елда оеша. Мәдрәсәдә уку һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, ашханә, спортзал, китапханә, юыну бүлмәләре, намаз уку залы һәм тулай торак – болар барысы да бер бинада. Укучыларны көненә өч тапкыр ашату, кич белән ял итү, спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигатькә чыгып ял итүләр оештырыла. Шул ук вакытта, “Ак мәчет”тә мәгърифәтчелек үзәге дә булып хезмәт итә, биредә бик зур колач белән мәчет каршындагы курслар үткәрелә. Дәресләрдә ислам дине нигезләре, намаз, Коръән уку тәртипләре өйрәтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана