Иртәгә мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе уза

12 декабрь 2022 ел 09:48
Иртәгә мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе уза

Жүмәдәл-әүвәл аеның 19 нчы көнендә (13 декабрьдә), Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30 нчы җүзләрен белү буенча III Республика бәйгесе узачак. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге  Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Конкурс Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтә.

Бәйге булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен 5 кешедән артмаган командалар чакырыла. Чарада 9 мөселман уку йортыннан 55 шәкертнең, шулай ук Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучыларның катнашуы көтелә. Нигезләмә буенча, бәйгедә Коръән хафизлар булмаган, көндезге бүлектә белем алучы шәкертләр катнаша ала. Аларның барысы да Коръәнне яттан тәҗвид кагыйдәләре буенча укый алырга тиеш. 

Бәйге бер этапта традицион форматта үтә: жюри әгъзалары Коръәннең 29 нчы яки 30 нчы җүзендәге аятьне дәвам итәргә кушачак. Һәр конкурсант биремне бер генә тапкыр үти ала. 

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны бүләкләр көтә. Бәйге шартлары белән тәфсилләбрәк Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана