Мөфти “Мөхәммәдия”дә укучы егетләр өчен Лекторий үткәрде

29 ноябрь 2022 ел 16:15
Мөфти “Мөхәммәдия”дә укучы егетләр өчен Лекторий үткәрде

Бүген, җүмәдәл-әүвәл аеның 5нче көнендә (29нчы ноябрьдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чираттагы Лекторий үтте. Уку йортының яңа конференц-залына көндезге бүлектә белем алучы 100гә якын егет җыелды. Алар өчен махсус очрашуны мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе үткәрде. Очрашуда сүз бүгенге заманның иң актуаль мәсьәләләренә – нәфесне кулда тоту хакында әңгәмә корудан башланды. Камил хәзрәт шәкертләрне Әхмәд әл-Фаруки Сирхиндиның “Мактубат” хезмәте белән таныштырды, әлеге китапны гарәп теленнән фарсы теленә татар дин эшлеклесе Морад Рәмзи тәрҗемә итүен билгеләп үтте. Мөфти әлеге хезмәтнең мөселман дөньясында зур урын тотуын һәм аның нәкъ менә татар галиме тарафыннан камил тәрҗемә ителүен әйтеп узып, китаптан нәфесне кулда тоту, изгелек кылу, рия кылмау хакында бер хатны укыды. Шәкертләр дәрес барышында фарыз гамәлләрне кешегә күрсәтеп кылырга мөмкин, ә нәфел гамәлләр яшерен башкарылырга тиешлекне, кардәшләр арасында һәм җәмгыятьтә уңай мөгамәлә кору юллары, яхшылык эшләү үрнәкләре һ.б. турында белде.

Мөфти белән очрашу сорау-җавап форматында узды. Егетләр Камил хәзрәттән мәдрәсәдә белем алганнан соң укуны дәвам итү мәсьәләләре, төрле иҗади бәйгеләрдә, спорт чараларында катнашу тәртипләре, буш вакытны файдалы үткәрү, җәмгыятьтә үз-үзеңне табу буенча киңәшләр, нәсыйхәтләр алды. Лекторийны киләсе атналарда да дәвам итү ниятләнә. Очрашуларда намаз, ата-ана хакы, гаилә мәсьәләләре, гыйлем алу, ислам динендә дәгъват кылу, яшьләр өчен нәсыйхәтләр, якыннар һәм күршеләр белән уңай мөнәсәбәтләр кору һ.б. темалар күтәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана