“Ибн Фадлан” фильмы Әзербайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

29 ноябрь 2022 ел 16:02
“Ибн Фадлан” фильмы Әзербайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

Шушы көннәрдә Әзербайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре уза – Баку шәһәренә республикабыздан эшлекле сәфәр белән делегация килде. Иң истәлекле чаралар программасына “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмын күрсәтү, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Безне туры юлдан алып бар” фотопроекты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры куелышында “Ләйлә һәм Мәҗнүн” спектакле кертелгән.

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан төшерелгән “Ибн Фадлан” фильмы Баку шәһәрендә Россотрудничество вәкиллеге бинасында күрсәтелде.

“Ибн Фадлан” фильмы Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юлъязмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел буе Болгар дәүләтенең 922нче елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле. “Ибн Фадлан”ның нәфис фильм өлеше 921-922нче елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Бу хакта https://islam-today.ru/ хәбәр итә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана