РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйрия фонды “Зәкят” фондына һәм мөселман уку йортларына 200 литр бал тапшырды

30 ноябрь 2022 ел 13:43
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйрия фонды “Зәкят” фондына һәм мөселман уку йортларына 200 литр бал тапшырды

Бүген, җүмәдәл-әүвәл аеның 6 нчы көнендә (30 ноябрь), РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең хәйрия фонды, мохтаҗ гаиләләргә тарату өчен, "Зәкәт" хәйрия фондына һәм мөселман уку йортларына 200 литр бал тапшырды. Бу күчтәнәч Татарстанның Биектау районының Сая авылында яшәүче эшкуар тарафыннан әзерләнгән.

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, Ассоциация «Зәкят» хәйрия фонды һәм мәдрәсәләр белән күп еллар хезмәттәшлек итә.

Узган айда РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйрия фонды тарафыннан 400 000 сумнан артык акча җыелган. Алар ислам мәгарифенә һәм фәненә ярдәм итү, мәчетләр төзүдә булышлык күрсәтү һәм республика сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләренең эшләвен тәэмин итү өчен җибәрелгән.

Игелек кылырга теләүчеләр +7 (986) 902-06-06 телефоны аша РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе башкарма директоры Рөстәм Вәлиевкә мөрәҗәгать итә ала.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана