Кайбыч мөхтәсибәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

30 ноябрь 2022 ел 17:18
Кайбыч мөхтәсибәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Бүген, җүмәдәл-әүвәл аеның 6нчы көнендә (30нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кайбыч районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә район мөхтәсибәте оешуга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган тантана үткәрелде. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан төп чаралар башланып киткәнче, мөфти хәзрәт Кайбыч мөхтәсибәтендәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән күреште. Әлеге очрашуда шулай ук имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды.

Алга таба Татарстан мөфтие Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе – цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә югары сыйныф укучылары белән очрашты. Биредә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрдән тыелу темасына очрашу үтте. 

Олы Кайбыч мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң, биредә үк төп чара – мөхтәсибәтнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган тантана башланып китте. Ул хисап җыелышы форматында үткәрелде. Утырыш эшендә районның барлык мәчетләрендә хезмәт куючы имам-хатыйблар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар, мөхтәсибәттә төрле елларда хезмәт куйган дин әһелләре, аксакаллар, мәхәллә активы – барлыгы 100гә якын кеше катнашты. Тантанада шулай ук төрле дәрәҗәдәге шәхесләрне хөрмәтләп, медальләр, рәхмәт хатлары, истәлек билгеләре тапшырылды. Алар барысы да – Кайбыч мөхтәсибәте тарихында тирән эз калдырган, аның үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм кешеләр.

Татарстан мөфтиятенең 30 еллыгы уңаеннан медаль белән әлеге районда 25 ел дәвамында имам-мөхтәсиб булып хезмәт куючы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле бүләкне аңа мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Ул аңа милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, чирек гасыр дәвамында Кайбыч районы мөхтәсибе вазыйфасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. 

Моннан тыш, Татарстан мөфтие тарафыннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улына Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медале бирелде.

Камил хәзрәт Кайбыч районы мөхтәсибәтенең 25 еллыгы уңаеннан имам-хатыйбларны да рәхмәт хатлары белән бүләкләп үтте. Болар – Борындык авылыннан Тәфкил хәзрәт Сафиуллин, Олы Урсак авылыннан Рәфикъ хәзрәт Зарипов, Мөрәле авылыннан Галим хәзрәт Гыйбадуллин, Олы Кошман авылыннан Фәрит хәзрәт Фәйзуллин, Кече Кошман авылыннан Ибраһим хәзрәт Сабиров, Кече Кайбыч авылыннан Мәгъзүм хәзрәт Тимуршин, Чүти авылыннан Рәшит хәзрәт Вилданов.

Үз чиратында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга районда ислам үсешенә өлеш керткәне, күпьеллык мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыклары өчен Кайбыч муниципаль районының мактаулы гражданины исемен бирде һәм “Кайбыч муниципаль районы үсешендәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде. Тантана ил-көнгә һәм районга бәрәкәт, иминлек, үсеш сорап догалар кылу белән төгәлләнде.

1997нче елда Кайбыч мөхтәсибәте оешканчы ук, дин иреге бирелүгә шул чорда яшәүче дингә сусаган әби-бабаларыбызның һәм җитәкчеләребезнең тырышлыгы белән 13 мәчет сафка баскан була. Хәзерге көндә мөхтәсибәттә эшләүче мәчетләрнең саны 16га җитте. Халык тырышлыгы һәм колхоз ярдәме белән 2000нче елда Шүшермә авылында, 2011нче елда Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин иганәчелеге белән Ябалак авылында һәм 2015нче елны Руслан Хафизов  иганәчелеге белән Колангы авылында мәчет салынды. Шулай ук 2006нчы елны Югары Кошман авылы имамы Фәрит хәзрәт һәм мәхәллә тырышлыгы белән Югары Кошман мәчете янында мәчет каршындагы курслар өчен махсус бина төзелә.

Мөхтәсибәтнең 25 еллык уңаеннан үткәрелгән җыелышта ассызыклап үтелгәнчә, мәчет биналарын карап тору, төзекләндерү, газ, су һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп бару, таһарәтханәләр булдыру буенча эшчәнлек имамнардан зур җаваплылык сорый. Бу эшләрдә аеруча Чүти, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы, Кече Кайбыч, Кошман, Мөрәле, Борындык, Бортас мәхәлләләре мактау сүзләре белән телгә алынды. Кайбыч районында тарихи биналардан, Борындык авылында инкыйлабка кадәр Әхмәт бай иганәчелеге белән таштан төзелгән мәчет бар һәм ул бүгенге көндә дә мәчет буларак үзенең вазыйфасын үти.

Ел әйләнәсендә Кайбыч мөхтәсибәте тарафыннан төрле дини һәм социаль башлангычлар тормышка ашырыла. Әлеге эшчәнлекнең иң мөһимнәреннән, районның 12 мәхәлләсендә октябрь-апрель айларында мәчетләрдә балалар һәм өлкәннәр өчен дини дәресләр, кыш айларында Үзәк мәчеттә яки мәдәният йортында төрле вәгазь кичәләре, барлык мәчетләрдә дә Рамазан аенда ифтарлар, Корбан бәйрәменнән соң корбан ашлары оештырылуны әйтеп үтәргә мөмкин. 

Дини дәресләр барышында шәкертләр өчен кыш айларында спорт чаралары – чаңгы ярышлары, суда йөзү ярышлары, ә апрель аенда укулар тәмамланганда Коръән уку бәйгеләре һәм ислам дине нигезләрен белү буенча викториналар үткәрелә. Җәй айларында балалар өчен җәйге ике атналык дини укулар оештырыла. Әлеге дәресләргә ялга кайткан шәһәр балалары да бик теләп йөри. Дәресләрне оештыру өчен Казан шәһәренең уку йортларыннан, бигрәк тә “Мөхәммәдия”дән шәкертләр ел саен кайтып балалар белән шөгыльләнәләр. Соңрак укуларга йомгак буларак, балалар өчен җәйге Сабан туйлары оештырыла. Анда ел саен 250гә якын бала күңел ача, спорт ярышларында һәм милли уеннарда үз көчен сыный. Район җитәкчелеге әлеге эшләрдә барлык ярдәмен күрсәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана