Нәзарәттә мобилизацияләнгән мөселманнардан килеп ирешкән сораулар буенча Голәмәләр шурасының чираттан тыш утырышы узды

01 декабрь 2022 ел 10:51
Нәзарәттә мобилизацияләнгән мөселманнардан килеп ирешкән сораулар буенча Голәмәләр шурасының чираттан тыш утырышы узды

Җүмәдәл-әүвәл аеның 6нчы көнендә (30нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Голәмәләр шурасы эшче төркеменең чираттан тыш утырышы узды, анда Казанда солдатларны җыю пунктларында хәрби укулар һәм әзерлек узучы мобилизацияләнгән мөселманнардан килеп ирешкән сораулар каралды. Голәмәләр әлеге сорауларда күтәрелгән вәзгыятьне өйрәнеп, шәригать чыганаклары нигезендә тулы җаваплар әзерләде. Дини карарлар тәкъдимнәр рәвешендә эшләнде һәм мөселман сугышчыларына аңлату өчен Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына беркетелгән дежур имамнарга тапшырылачак. Нигездә бу сораулар хәрби-кыр шартларында динне тотуга кагыла.

Нәзарәттә шәригать сораулары буенча консультацияләр өлешчә мобилизация башланганнан бирле “Даруль ифта” колл-үзәге телефоны аша, мөселман солдатлары һәм аларның якыннары өчен булдырылган махсус чатларда һәм Казанда солдатларны җыю пунктларында оештырылган намаз уку бүлмәләрендә оештырыла. Моннан тыш, мобилизацияләнгән мөселманнар белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев очрашты. Шулай ук Казанда солдатларны җыю пунктларында намазлар үткәрү һәм мобилизацияләнгәннәр белән эшләү өчен имамнар беркетелде һәм намаз укучы мөселман солдатлары өчен хәләл туклану оештырыла. Татарстан мөфтиятенең иң мөһим башлангычларының берсе булып “Хозур” нәшрияты тарафыннан солдатларның һәм аларның якыннарының күпсанлы үтенечләре буенча 25 000 данә тираж белән түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары басылды. Китаплар солдатларга һәм аларның хатыннары, ата-аналары, балаларына таратыла. Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана