Камил хәзрәт хәрби операциядә хезмәт иткән имам Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты

01 декабрь 2022 ел 15:12
Камил хәзрәт хәрби операциядә хезмәт иткән имам Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты

Бүген, Җүмәдәл-әүвәл аеның 7нче көнендә (1нче декабрьдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Алга” батальонында хезмәт иткән мөселман сугышчысы Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты. Ул быел июль уртасында Татарстан батальонында хезмәт итәргә китте, әмма хәрби бурычларын үтәгәндә яралану алгач кайтты.

Руслан хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашкан мөселман солдатлары, дини гамәл-гыйбадәтләрне башкару, тудырылган шартлар турында сөйләп үтте. Камил хәзрәт үз чиратында аннан яраланудан соң саулык-сәламәтлеге, үзен ничек хис итүе турында сорашты. Руслан хәзрәт савыгып беткәннән соң янәдән хәрби бурычны үтәргә бару теләге белән бүлеште. 

Очрашу барышында Камил хәзрәт өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен 8 млн сум акча җыелуын, җыелган акчалар хисабына республика сугышчыларына хәрби кырларда кирәк булачак әйберләр сатып алынуын искә төшереп үтте. Мөселманнардан җыелган акчага 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби обмундирование, 14 комплект эчке кием һәм термокием сатып алынды. Әлеге әйберләрне исән-имин рәвештә хәрбиләргә тапшыру буенча фикер алышу узды. 

Мөфти бер комплект хәрби обмундированиене Руслан хәзрәткә күрсәтте һәм аны аңа тапшырды. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: бронежилет (5нче саклану классы), баллистик шлем БР2, кышкы форма, кышкы күн аяк киеме, кышкы перчатка, шапка, рюкзак һ.б. Моннан тыш, Нәзарәттән истәлек кул сәгате һәм “Зәкят” фондыннан 50 банка хәләл тушенка тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана