Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты Комитеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады

02 декабрь 2022 ел 11:19
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты Комитеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады

Җүмәдәл-әүвәл аеның 6нчы көнендә (30нчы ноябрьдә), Казанда Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты Комитеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты арасында хезмәттәшлек турында Меморандумны имзалау тантанасы узды. Документны Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры вазифаларын башкаручы Юрий Михайлович Казаков һәм Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты Комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады. Очрашуда шулай ук Комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз Баһаветдинов, Комитетның белгеч-технологы Салих Патеев, әлеге юнәлешләр буенча эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Документны имзалау югары уку йортының төп бинасында узды.

“Хәләл” стандарты Комитеты белән Казан милли тикшеренү технология университеты арасында бу — беренче килешү. Меморандум азык өстәмәләренең хәләллеген тикшерү, азык-төлек индустриясенең технологик процесслары һәм мөселман өммәте өчен башка актуаль мәсьәләләр буенча тыгыз хезмәттәшлек алып баруны үз эченә ала. Шәригать мәсьәләләрен хәл итүдә фәнни алым әлеге сорауларга нигезле җаваплар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәттәшлек кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча эш бара: лактоза, L-цистеин, шеллак алу һәм (яки җитештерү) технологиясе, мумиё куллану; юыну чараларын җитештерү технологиясе буенча хайван компонентларын куллану; ферментлар ярдәмендә сөт протеины алу; терлектән алынган глицеринны тарату һәм башкалар.

Партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында “Ит һәм сөт продуктлары технологиясе” кафедрасы профессоры, техник фәннәр докторы Рөстәм Хәбибуллин белән шәригать мәсьәләләре буенча фикер алышулар уздырылды. Җыелышлар нәтиҗәсендә шәригать бүлеге тарафыннан шәригать бәяләмәләре төзелде һәм кабул ителде.

Комитет шулай ук Казан дәүләт медицина университеты, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән дә Меморандумнар нигезендә хезмәттәшлек алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана