Мөфти – Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум ачылышында

05 декабрь 2022 ел 15:05
Мөфти – Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум ачылышында

Бүген Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум үз эшен башлады. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Ольга Любимова, ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, кайбер чит илләр делегацияләре катнашты. Форум кунаклары арасында шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

“2000нче елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремленең тарихи-архитектура ансамбле, 2014нче елда – Болгар тарих-археология комплексы, 2017нче елда – Успенья соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре кертелгән иде. Быел республикада федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Без бүген догалар кылып үз илебезне яклау юлына басабыз, беркайчан да иманнан һәм традицион кыйммәтләрдән баш тартмаячакбыз”, – дип әйтте үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Президенты.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2023нче ел Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

Халыкара форум Казанда 5-8нче декабрь көннәрендә уза. Аның кысаларында 7нче декабрьдә “Дини мирас биналары” халыкара конференциясе үтәчәк, анда катнашучыларны сәламләү сүзе белән мөфти дә чыгыш ясаячак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана