Игътибар! Нәзарәт кисәтә: “Грант Alif” компаниясенең ислам ипотекасы турындагы мәгълүматы дөреслеккә туры килми!

07 декабрь 2022 ел 19:11
Игътибар! Нәзарәт кисәтә: “Грант Alif” компаниясенең ислам ипотекасы турындагы мәгълүматы дөреслеккә туры килми!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында “Грант Alif” компаниясенең “Ислам ипотекасы” дип аталган банк продукты турындагы реклама актив таратыла. Компаниянең инфографикасында һәм сайтында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителә торган ипотеканың хуплануы турында хәбәр ителә. Вируслы рассылкадагы, шулай ук “Грант Alif” сайтында хәбәр ителгән хезмәттәшлек турындагы һәм ипотека продуктының Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы таләпләре нигезендә эшләнүе турындагы мәгълүматларны рәсми рәвештә кире кагабыз. Нәзарәт “Грант Alif” компаниясе тәкъдим иткән ипотеканы тикшермәде, аның мөселманнар өчен рөхсәт ителүе турында уңай нәтиҗәләр чыгармады һәм аның сатылуына аудит алып бармады.

Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматтан зыян күрмәс өчен, “Грант Alif” компаниясе мисалында, финанс килешүләр төзер алдыннан, банк продуктының хуплануы һәм аның Татарстан мөфтияте яисә тикшерергә хаклары һәм компетенцияләре булган башка рәсми мөселман оешмалары тарафыннан даими аудит алып баруын раслаучы документларны сорап алырга киңәш итәбез. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге эшчәнлеген тормышка ашыру буенча барлык партнерлары мөфтиятнең рәсми бланкында рөхсәт язуы ала.

Игътибарлы булыгыз! Үзегезнең ышанучанлыкны һәм хәләл индустриясенең отышлы мөмкинлекләрен яман максатларда файдалануга юл куймагыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана