«Грант Alif» компаниясе ислам ипотекасы турындагы хаталы мәгълүматны ачыклады һәм төзәтте

08 декабрь 2022 ел 18:14
«Грант Alif» компаниясе ислам ипотекасы турындагы хаталы мәгълүматны ачыклады һәм төзәтте

Хөрмәтле дин кардәшләр! ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «ислам ипотекасы» рекламасында хаталы мәгълүмат турындагы рәсми хәбәр чыгарылу сәбәпле, бүген «Грант Alif» компаниясе җитәкчелеге мәсьәләне ачыклау өчен мөфтиятнең Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итте. Җитәкченең мөрәҗәгатендә мөселманнарга хаксыз мәгълүмат җиткергәне өчен гафу сүзләре китерелде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтен рекламада урынсыз искә алу сәбәпләре аңлатылды.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча, хәзерге вакытта компания үзенең сайтындагы хәбәргә төзәтмәләр кертте һәм мөфтиятнең теләкләре һәм таләпләренә туры китереп эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салды. Шулай ук «Ислам ипотекасы» продуктының Ак барс банкы белән агент килешүе нигезендә «Грант Alif» компаниясе тарафыннан тормышка ашырылуы да ачыкланды. Ул аның аккредитацияләнгән вәкиле булып тора. Ак Барс Банкның «Ислам ипотекасы» продукты, чыннан да, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланды һәм контрольдә тотыла.

Россия компанияләре белән шәригать таләпләренә туры килгән дип игълан ителгән хезмәтләр турында финанс килешүләре төзер алдыннан, банк продуктының хуплануы һәм аның Татарстан мөфтияте яисә тикшерергә хаклары һәм компетенцияләре булган башка рәсми мөселман оешмалары тарафыннан даими аудит алып баруын раслаучы документларны соратып алырга кирәклеген искә төшерәбез. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге эшчәнлеген тормышка ашыру буенча барлык партнерлары мөфтиятнең рәсми бланкында рөхсәт язуы ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана